Балтач районы полиция бүлегенә һәм музеена экскурсия

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 11 февралендә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач урта мәктәбе укучылары белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлегенә һәм музеена экскурсия оештырды.

Чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Гилемҗанов Ф.Ш., Россия Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы буенча җитәкче урынбасары, полиция подполковнигы Сибгатуллин А. З., ЮХИДИ бүлеге инспекторы Садыков А. Р., Балтач урта мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре Шәрипова Л. Р. һәм Галиева В. Г., «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач урта мәктәбе укучылары катнашты.
Чара патриотик кәеф булдыру, Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International