12 февраль көнне Салавыч күппрофильле лицее укучылары һәм әти-әниләре өчен Бөек Җиңунең 75 еллыгы уңаеннан Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеена экскурсия оештырылды. Музей бик матур, экспонатлар күп төрле. Музей директоры Гарифжан Галиевич үзе кичергән ачы сугыш елларын тәфсилләп сөйләде, экспонатлар белән таныштырды. Әти-әниләр дә, балалар да кәнагәть булып музейны ошатып кайттылар.