«Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү коллективының отчет җыелышы

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 7 февралендә Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашында «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү коллективының отчет җыелышы узды. Җыелышта шулай ук Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Җәләев Рафил Хәлиф улы, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү коллективы рәисе Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы, учреждение җитәкчеләре, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыллардагы дин әһелләре, Әтнә, Сәрдек, Пыжмара авылларында яшәүчеләр катнашты.

Җыелыш эшендә Пыжмара авыл җирлеге башлыгы, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү коллективы рәисе, агрономы, зоотехнигы һәм инженеры докладлар белән чыгыш ясадылар.

Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин үз чыгышында Балтач муниципаль районының 2019 нчы елдагы эшчәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International