Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Казан яшь эшмәкәрләр форумы-ИХО яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак инициативасы. 2014 елдан башлап Форум ел саен, ИХО илләреннән һәм Россия Федерациясеннән йөзләгән стартап, инвесторлар һәм тармак экспертларын җәлеп итеп үткәрелә.
2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Балтач муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Төп максаты - муниципаль район Советы утырышында катнашу. Утырыш 2019 елда социаль-икътисадый йомгаклар һәм 2020 елга бурычлар темасына багышлана.
2020 елның 11 февралендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге район яшьләре өчен «Киноны танып бел» уены уздырды. Ярышта 2 команда катнашты.
Уен 4 раундта узды:
1 раунд: «Сорауларга җаваплар»
2 раунд: «Смайликлар»
3 раунд: «Бердә ике»
4 раунд: «Финал раунды»
10 февраль көнне Чапшар авыл клубында тәмәке тартуга көрәш көне уңаеннан тәмәке һәм бүгенге замана фетнәсе - кальянның зыяны турында «Тәмәке - минем дошманым» дип исемләнгән профилактик чара үтте.
2020 елның 7 февралендә "Хыял" яшьләр үзәге Балтач гимназиясе укучылары өчен "Диңгез сугышы" күңел ачу уенын үткәрде.
9 февраль көнне Кенәбаш авыл клубында "Әрнү китми йөрәкләрдән" исеме астында патриотик дәрес үтте. Авылдагы тыл ветераннарының һәм сугыш ятимнәренең язмышы турында әңгәмә уздырылды, шулай ук аларның сугыш елларын искә алып сөйләгән видеоязмалары карап үтелде.
7 февральдә Урта Көшкет авыл клубы хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча "Сәламәтлекне юк итүче начар гадәтләр" ("Вредные привычки уносящие здоровье") дигән әңгәмә уздырды.
9 февраль көнне Кили мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгын каршылау уңаеннан китапханә белән берлектә "Җирем...Суым...Ватаным..." дип исемләнгән викторина уздырылды. Биредә балалар республикабыз турында белемнәрен сынадылар.
2020 елның 10 февралендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бокс һәм дзюдо түгәрәкләренә йөрүче балалар арасында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Хәтер һәм Дан елына багышланган спорт ярышлары үткәрделәр.
Билгеләнгән салым ташламалары турында мәгълүмат