9 февраль көнне Кенәбаш авыл клубында "Әрнү китми йөрәкләрдән" исеме астында патриотик дәрес үтте. Авылдагы тыл ветераннарының һәм сугыш ятимнәренең язмышы турында әңгәмә уздырылды, шулай ук аларның сугыш елларын искә алып сөйләгән видеоязмалары карап үтелде.