ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бурычларны җайга салу белән бәйле мәсьәләләр буенча мәгълүмат

Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка керү фермерларга шактый өстенлекләр бирә. Беренче чиратта, бу – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.  


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

14 февраль - ул иң романтик бәйрәм генә түгел,  китап укырга яратучылар өчен - Халыкара китап бүләк итү көне. 

Торак һәм бакча йортлары төзегәндә хәбәр итү тәртибе гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә кадастр исәбенә алу һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан теркәлүгә 5 730 гариза бирелгән. Хокукларны теркәү органы тарафыннан 90% очракта (5 164 гариза буенча) уңай карар кабул ителгән.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ТАССР тарихы буенча фотоальбомнар карау («Хатирәләр терапиясе») белән әңгәмәләр оештырдылар

7 февраль көнне Субаш мәдәният йортында яшьләр өчен «Маһинур әбидә кунакта» дигән фольклор кичә үткәрелде. Кичәдә татар халкының «Кич утыру» йоласы өйрәнелде.Такмаклар җырланды, уеннар уйналды. Яшьләр кичәдән бик кәнәгать калды.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

6 февраль көнне Шубан  мәдәният йорты хезмәткәрләре - сәнгать җитәкчесе Фасхутдинова Р. Р. һәм китапханәче Гатауллина М.Я. "Тере тарих" акциясенә старт бирде һәм Мөҗиповлар гаиләсендә булды. Мәгъсүмә апа һәм Равис абый үзләре генә яшиләр, икесе дә сугыш чоры балалары. Алар үзләренең авыр балачаклары турында сөйләделәр. Аларның сөйләгәннәре видео һәм аудиоязмаларга яздырылды. Чараның максаты: бүгенге көндә безнең арада булган тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларыннан мәгълүмат җыеп, киләчәк буынга калдыру. 

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.   

8 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында "Татарстан" ҖЧҖ күмәк хуҗалыгының еллык отчёт җыелышы үткәрелде. 2019 нчы елга нәтиҗә ясау һәм 2020 нче елга планнар төзелде. Килгән кунаклар, белгечләр чыгыш ясады, алдынгылар бүләкләнелде. Авыл үзешчәннәре белән хуҗалыкта эшләүчеләргә күңелле ял концерты куелды.

7 февраль көнне Чапшар авыл клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган "Мы - правнуки твоей Победы" исемле ил күләмендәге акция кысаларында Кили күчмә китапханәсе мөдире Миләүшә Маннанованы чакырып кичә уздырылды. Бөек Ватан сугышының иң куркыныч ноктасы булган Ленинград блокадасы һәм андагы бик аяныч балалар язмышы турында әңгәмә корылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International