6 февраль көнне Шубан мәдәният йорты хезмәткәрләре - сәнгать җитәкчесе Фасхутдинова Р. Р. һәм китапханәче Гатауллина М.Я. "Тере тарих" акциясенә старт бирде һәм Мөҗиповлар гаиләсендә булды. Мәгъсүмә апа һәм Равис абый үзләре генә яшиләр, икесе дә сугыш чоры балалары. Алар үзләренең авыр балачаклары турында сөйләделәр. Аларның сөйләгәннәре видео һәм аудиоязмаларга яздырылды. Чараның максаты: бүгенге көндә безнең арада булган тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларыннан мәгълүмат җыеп, киләчәк буынга калдыру.