8 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында "Татарстан" ҖЧҖ күмәк хуҗалыгының еллык отчёт җыелышы үткәрелде. 2019 нчы елга нәтиҗә ясау һәм 2020 нче елга планнар төзелде. Килгән кунаклар, белгечләр чыгыш ясады, алдынгылар бүләкләнелде. Авыл үзешчәннәре белән хуҗалыкта эшләүчеләргә күңелле ял концерты куелды.