«Дарите книги с любовью» Бөтенроссия акциясе

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

14 февраль - ул иң романтик бәйрәм генә түгел,  китап укырга яратучылар өчен - Халыкара китап бүләк итү көне. Шул уңайдан, Балтач Үзәк китапханәсе «Дарите книги с любовью» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Балтач урта мәктәбенең "Игелек эшләүчеләр" волонтерлар отряды белән берлектә  яраткан китапханәгә китаплар бүләк итүгә чакыручы белешмәлекләр таратылды. Мәдәни вакыйганың төп идеясе-кешеләрне бер-берсенә яхшы китаплар бүләк итәргә рухландыру – чөнки кәгазь китап-ул актуаль бүләк һәм үз кыйммәтен югалтмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International