7 февраль көнне Чапшар авыл клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган "Мы - правнуки твоей Победы" исемле ил күләмендәге акция кысаларында Кили күчмә китапханәсе мөдире Миләүшә Маннанованы чакырып кичә уздырылды. Бөек Ватан сугышының иң куркыныч ноктасы булган Ленинград блокадасы һәм андагы бик аяныч балалар язмышы турында әңгәмә корылды.