Минераль ашламалар туплау темплары һәм авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану турында бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
5-6 февральдә "Кайбыч" боз шугалагында А.В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" яшь хоккейчыларының ачык хоккей мәйданчыклары командалары арасында 2005-2006 елларда туган өлкән төркем яшүсмерләре арасында 2019-2020 еллар сезоны Бөтенроссия ярышларының республика этабы булып узды. Балтач спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре өченче урынны яуладылар.
Тренерлары: Хөсәенов Р. Г., Садыйков Р. М.
8 февраль көнне Балтач чаңгы трассасында спорт остасы Әскәров Ралиф Рәфыйк улы призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге булып узды. Ярышта Балтач гимназиясе, Балтач урта мәктәбе, Сосна, Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе спортчылары катнашты. Барлыгы 49 катнашучы. Чаңгычылар классик стиль белән индивидуаль узыш форматында ярыштылар, катнашучыларга 1,3 км дан 6 км га кадәр араны узарга туры килде.
2020 елның 7 нче февралендә Балтач район башкарма комитеты житэкчесе урынбасары Гайнетдинов И.Ф катнашында Шеңшеңәр мәдәният йортында Шеңшеңэр хэм Ор авылы халкы белэн гражданнар җыены узды. Анда авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар, Ор һәм Шеңшеңәр авылы халкы катнашты.
Бүген, 8 февраль көнне, Балтач чаңгы трассасында «Татарстан чаңгы юлы - 2020» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле чаңгычыларны ачыклау һәм Балтач районында чаңгы ярышларын популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Төзелеш, ремонт һәм реконструкция - безнең районның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шуңа да аңа зур игътибар бирелә.
7 февраль көнне Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин төзелеш объекты буенча кабат рейд үткәрде. Ул Шода авылында урнашкан «Балкыш» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының төзелеш эшләре барышы белән танышты.
Район башлыгы объектта булып, башкарылган эшләрне бәяләде һәм төзелеш эшләренә карата үз фикерен белдерде.
6 февраль көнне Таузар авылы клубында Эльвира Ибраһимовага багышланган "Син һәрвакыт безнең күңелләрдә" дип аталган искә алу кичәсе узды.
7 февраль көнне Нөнәгәр мәдәният йорты директоры Гыймадиева Гүзәл мәктәп китапханәсендә А.С.Пушкинны искә алу көне уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары өчен "Ә син Пушкинны, беләсенме?" исеме астында әңгәмә үткәрде. Укучыларга аның тормыш юлы сөйләнелде, китап күргәзмәсе оештырылды, шигырьләре укылды. Ә соңыннан укучылар сорауларга җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе кысаларында инстаблогер-студентлар арасында конкурс игълан итә. Конкурс республиканың урта уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары арасында уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.