2020 елның 7 нче февралендә Балтач район башкарма комитеты житэкчесе урынбасары Гайнетдинов И.Ф катнашында Шеңшеңәр мәдәният йортында Шеңшеңэр хэм Ор авылы халкы белэн гражданнар җыены узды. Анда авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар, Ор һәм Шеңшеңәр авылы халкы катнашты.
Көн тәртибендә авыл җирлеге башлыгының 2019 нче елда эшчәнлегенә отчеты тыңланылды һәм 2020 нчы елга бурычлар турында сөйләнелде.
Балтач район башкарма комитеты житэкчесе урынбасары Гайнетдинов И.Ф. 2019 нчы елда Балтач муниципаль районының эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.