«Татарстан чаңгы юлы - 2020»

2020 елның 8 феврале, шимбә

Бүген, 8 февраль көнне, Балтач чаңгы трассасында «Татарстан чаңгы юлы - 2020» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле чаңгычыларны ачыклау һәм Балтач районында чаңгы ярышларын популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

Ярышларда Балтач муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы барлык авыл һәм шәһәр җирлекләре, җитештерү предприятиеләре, оешмалар, учреждение коллективлары катнашты. Узган елдан аермалы буларак, бу чарада коллективлар белән бергә мәктәп укучылары да чаңгыга басты.

Ярышлар барлык дистанцияләрдә дә шәхси узыш форматында, шәхси нәтиҗәләр белән һәм 2 яшь категориясендә: 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында уздырылды. Дистанция: җитәкчеләр һәм хатын-кызлар өчен - 2 км, ир-атлар өчен - 3 км.

Җиңүчеләргә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Ярышларда катнашучылар көч, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International