6 февраль көнне Балтач районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков килде. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә министр район үзәк хастаханәсенең отчет җыелышында катнашты, райондагы сәламәтлекнең торышы, үзәк хастаханәнең эшчәнлеге белән танышты.
Үзенең эшлекле визиты вакытында Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Чепья һәм Яңгул авылы амбулаторияләрендә булды. Биредә биналарның эчке өлешләрен карады, табиб, шәфкать туташлары һәм пациентлар белән аралашты.
2020 елның 5 февралендә район Советының кече залында Балтач районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы җитәкчелегендә Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вәкилләре белән очрашу узды.
Кытай Халык Республикасында (КХР) яңа коронавирус белән бәйле хәлләр уңаеннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау территориаль бүлеге грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка КРВЙ (Кискен респиратор вируслы йогыш) таралуын кисәтү өчен түбәндәге гигиена чараларын үтәвегезне сорый.
5 февраль көнне Балтачта оешма, учреждение һәм предприятиеләр арасында "Балтасиада" дип исемләнгән спартакиада үтте.
Бу чара Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгына, ТАССРныӊ 100 еллык һәм Балтач районының 90 еллык юбилеена багышлана. "Балтасиада" спартакиадасы кышкы һәм җәйге төрләргә бүленгән.
Чараның ачылу тантанасында Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашты.
Күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәгән кызыксынган затлар, әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, алар фикеренчә, дөрес булмаган белешмәләр, шулай ук базар бәясеннән файдаланып кадастр бәясен төгәлләштерү өчен, ТР Росреестры каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча судта яки комиссиядә бәхәсләшә алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен физик затлар тарафыннан дәгъвалау өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне саклау мәҗбүри. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, әлеге Комиссия 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карый.
2020 елның 6 февралендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хамбалова Гайшә Шаһимәрдан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
6 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Әкиятле балачак” дип аталган әкияти калейдоскоп үткәрелде.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 6 февраль 18 сәгатьтән 2020 елның 7 февраль 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Җил көньяктан секундына 5-10 м/c, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 м/c кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -9...-14˚. Көндез максималь һава температурасы -6..-9˚. Юлларда бозлавык.
5 февраль көнне Чепья авыл китапханәсендә китап укучылар белән очрашу үткәрелде.
Әлеге очрашу кысаларында «Удмурт фольклоры хәзинәләре: җырлар, биюләр һәм шошма удмуртларының уеннары» дигән җыентыкның сынау басмасы тәкъдим ителде. Чарада Чепья урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, пенсионерлар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк.