ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков эшлекле визит белән Балтач районына килде

2020 елның 7 феврале, җомга

6 февраль көнне Балтач районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков килде. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә министр район үзәк хастаханәсенең отчет җыелышында катнашты, райондагы сәламәтлекнең торышы, үзәк хастаханәнең эшчәнлеге белән танышты.

Үзенең эшлекле визиты вакытында Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Чепья һәм Яңгул авылы амбулаторияләрендә булды. Биредә биналарның эчке өлешләрен карады, табиб, шәфкать туташлары һәм пациентлар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International