6 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Әкиятле балачак” дип аталган әкияти калейдоскоп үткәрелде. Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең инклюзив сыйныфлар укучылары Төнбикәгә ияреп, әкият иленә сәфәр кылдылар. Алар әкият геройларын танып белделәр, үзләре дә чын артисталар кебек, шул геройлар булып уйнап күрсәттеләр. Табышмакларга җавап табу, Төнбикә белән бергә Кыш бабай турында әкият язу да балаларга бик ошады.