ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 4 февралендә 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Балтач гимназиясе укучылары, «Форпост» һәм «Юнармия» хезмәткәрләре белән «Закон һәм җаваплылык», «Ничек матур бу дөнья», «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» дигән темаларга әңгәмә үткәрде.

 


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

4 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан Салавыч балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә һәм рәсем ясау уздырылды. Тарих битләренә күз салып, 1920 нче елда ТАССР төзелү, хәзерге Татарстан Республикасы, анын гербы, флагы, гимны турында балаларга сөйләнде. Балалар рәсемнәрдә туган җирне яратуларын, гаилә бердәмлеген, Татарстан флагын чагылдырдылар.

29 гыйнвар көнне Алан авылы клубында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Музейлар - хәтер почмагы" исемле чара уздырылды. Чара барышында Кушлавыч авылында Габдулла Тукай музее ачылуга 60 ел тулуы турында сөйләнелде,  презентация  күрсәтелде. 

3 февраль көнне Куныр мәдәният йорты һәм китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясендә катнашты. Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары чараның кунаклары булды.

Иминият взнослары түләүчеләр булып тора:

- шәхси эшмәкәрләр;

- адвокатлар;

- медиаторлар;

- шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар;

- арбитраж идарәчеләре;

- Бәяләүчеләр;

- патент ышанычлары;

- КФХ башлыгы (үзе һәм КФХ әгъзалары өчен);

- РФ законнарында билгеләнгән тәртиптә шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар.

ЕРСМСП-ул ачык мәгълүматлар базасы, аның ярдәмендә предприятиенең яки шәхси эшмәкәрнең кече яки урта эшкуарлыкка каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар ЕРСМПГА кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.

2020 ел 4 февраль көнне район Советының зур залында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм Балтач районы баш ветеринар табибы Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов катнашында утырыш узды.

2020 ел 3 февраль көнне Балтачта "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының утырышы узды.

Чара барышында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, киләчәккә планнар куелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов "Ак калфак" оешмасына куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Кыш азагына күп кенә кешеләр төшенкелеккә бирелә башлый – озын салкын көннәр моңсу уйлар алып килә. Шуңа күрә 4 февральдә билгеләп үтелүче Яхшы кәеф бәйрәме бик урынлы. Үзәк китапханә хезмәткәрләре бу уңайдан китап укучылары өчен «Яхшы кәеф» күргәзмәсе оештырды.

Яшьләр арасында узган "Поколение NEXT-2020" бәйгесе 4 зонада барды. Гала-концерт 1 февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә узды. Бәйгегә килгәндә, аның төп  максаты булып - бүгенгесе көндә авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләрне берләштерү, сәләтен ачу, тамашачыга тәкъдим итү, халыклар арасындагы күп милләтлелекне ныгыту тора.

Һәр милли тел, һәр халык - дәуләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Татарстан –дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле, яшьләребез исә –аның таҗлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International