Үзәк китапханәдә «Яхшы кәеф» күргәзмәсе

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Кыш азагына күп кенә кешеләр төшенкелеккә бирелә башлый – озын салкын көннәр моңсу уйлар алып килә. Шуңа күрә 4 февральдә билгеләп үтелүче Яхшы кәеф бәйрәме бик урынлы. Үзәк китапханә хезмәткәрләре бу уңайдан китап укучылары өчен «Яхшы кәеф» күргәзмәсе оештырды. Биредә китап укучыларга яхшы кәеф белән ассоциацияләнә торган атрибутлар тәкъдим ителде һәм күпләрнең китаплар һәм журналлар сайлавы күңелгә бик хуш килде. Яхшы кәеф бездән башлана!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International