2020 ел 4 февраль көнне район Советының зур залында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм Балтач районы баш ветеринар табибы Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов катнашында утырыш узды.
Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм Балтач районы фермерлары чакырылган иде.
Утырышта авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортлары арасындагы авырулар һәм аларны ничек булдырмау темасы күтәрелде. Доклад белән Балтач районының баш ветеринар табибы Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов чыгыш ясады.