3 февраль көнне Куныр мәдәният йорты һәм китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясендә катнашты. Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары чараның кунаклары булды. Китапханәче балаларга партизан хәрәкәтенә багышланган китапларга күзәтү үткәрде һәм балаларга партизан-балаларның язмышы турында сөйләде, алар: Надя Богданова, Зина Портнова, Лара Михеенко. Чара барышында геройларның фоторәсемнәре күрсәтелде, Борис Лавреневның «Разведчик Вихров» әсәрен укыдылар.