"Поколение NEXT-2020" бәйгесенең гала-концерты

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Яшьләр арасында узган "Поколение NEXT-2020" бәйгесе 4 зонада барды. Гала-концерт 1 февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә узды. Бәйгегә килгәндә, аның төп  максаты булып - бүгенгесе көндә авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләрне берләштерү, сәләтен ачу, тамашачыга тәкъдим итү, халыклар арасындагы күп милләтлелекне ныгыту тора.

Һәр милли тел, һәр халык - дәуләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Татарстан –дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле, яшьләребез исә –аның таҗлары.

Бәйге җинүчеләре булып танылдылар:

 “Музыка” номинациясендә җинү яулаучылар, мәдәният йортлары арасында:

1 урын -  Норма  мәдәният йортыннан Илшат Муллагалиев

2 урын - Шеншеңәр мәдәният йортыннан Рөстәм Мөхәммәдиев

3 урын -  Кече Лызи мәдәният йортыннан Александр Волков

Авыл клублары арасында:

1 урын - Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан Инсаф Хәлиуллин

2 урын -  Улисьял авылыннан Лиана Федорова

3 урын -  Сәрдек авыл клубыннан Алисә Низамова

3 урын - Иске Торжа авылыннан Юлия Тимофеева

“Бию” номинациясендә җинү яулаучылар, мәдәният йортлары арасында:

1 урын - Салавыч  мәдәният йорты бию коллективы

2 урын - Бөрбаш мәдәният йорты бию коллективы

Авыл клублары арасында:

1 урын – Сизнер авыл клубы бию коллективы

2 урын - Урта Көшкәт авыл клубы бию коллективы

“Минута славы” номинациясендә җинү яулаучылар, мәдәният йортлары арасында:

1 урын -  Куныр мәдәният йорты, “Тәрҗемәче” миниатюрасы

Шулай ук 1 урын - Арбор мәдәният йорты, “Шахматчы” миниатюрасы

2 урын - Яңгул мәдәният йорты, “Балалар бакчасында” миниатюрасы

3 урын - Чутай мәдәният йорты, “Бит-бокс”, Рәнис Сафиуллин

3 урын - Карадуган мәдәният йорты, “Акрабатик бию”, Сөмбел Гатина

Авыл клублары арасында:

1 урын - Чапшар авыл клубы, Илсия Габдуллина

2 урын - Салавыч Сәрдегәне авыл клубы, “Тилеләр йортында” миниатюрасы

3 урын - Кенәбаш авыл клубы, Энҗе Шәгиева

Җиңүчеләрне әзерләгән мәдәният учаклары сертификат белән бүләкләнде:

1 урын - 3000 сум

2 урын - 2 000 сум

3 урын - 1000 сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International