Салавыч мәдәният йортында ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан әңгәмә уздырылды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

4 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан Салавыч балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә һәм рәсем ясау уздырылды. Тарих битләренә күз салып, 1920 нче елда ТАССР төзелү, хәзерге Татарстан Республикасы, анын гербы, флагы, гимны турында балаларга сөйләнде. Балалар рәсемнәрдә туган җирне яратуларын, гаилә бердәмлеген, Татарстан флагын чагылдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International