2020 елның 5 февралендә район Советының кече залында Балтач районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы җитәкчелегендә Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вәкилләре белән очрашу узды.
Утырышта азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директорының коммерция буенча беренче урынбасары Зуев Дмитрий Владимирович, коммерция директоры Низаметдинов Илһам Имаметдин улы, коммерция бүлеге начальнигы Сибгатуллина Илнара Зөфәр кызы, район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, «Татарстан Республикасы Балтач районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесе Шагаева Алия Юныс кызы, Балтач районы предприятие җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Департамент вәкилләре катнашучыларны эшчәнлекләре белән таныштырдылар. «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» МУП бюджет учреждениеләрендә туклануны оештыру белән шөгыльләнүче муниципаль предприятиеләр эшчәнлегенең структур һәм функциональ нәтиҗәлелеген арттыру, укучыларның туклануын яхшырту, балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, авыруларны профилактикалау, заманча идарә итү, технологик карарлар кертү өчен булдырылган.
Очрашуның төп максаты - «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» ның Балтач районы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләре белән азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлекне җайга салу һәм ныгыту.
Департамент вәкилләре тарафыннан тендерда катнашу һәм алга таба партнерлык итү мөмкинлеге аңлатылды.
Очрашу эзсез үтмәс һәм азык-төлек җитештерү өлкәсендә эшләүче предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр барлык ишеткәннәрне исәпкә алырлар, тендерда катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаслар һәм үз эшләрен нәтиҗәле дәвам итәрләр дип өметләнәбез.