"Хыял" яшьләр үзәге "Диңгез сугышы" күңел ачу уенын үткәрде

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ял итүне оештыруның иң яраткан формаларыннан берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган кешене җәлеп итеп, бу уеннар мәктәп, китапханә, мәдәният учреждениеләре, яшьләр белән эшләү клубларының эш практикасында киң кулланыла.

2020 елның 7 февралендә "Хыял" яшьләр үзәге Балтач гимназиясе укучылары өчен "Диңгез сугышы" күңел ачу уенын үткәрде.

Уенда ике команда катнашты, барлык раунд нәтиҗәләре буенча:

1 урын - "Ушаковские" командасы

2 урын - "Титаник"командасы

Чара өчен җаваплы - "Хыял" яшьләр үзәге директоры - Гарифуллин Г. Т.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International