ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Балтач районында эш сәфәрендә

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Балтач муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Төп максаты - муниципаль район Советы утырышында катнашу. Утырыш  2019 елда социаль-икътисадый йомгаклар һәм 2020 елга бурычлар темасына багышлана. 

Рөстәм Миңнеханов Чутай авылындагы яңа мең баш эре терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасында булды. Ферма инвесторы - "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы производство кооперативы. Бүгенге көнгә фермада 400дән артык баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 100дән артыгы - савымлы сыерлар. Савылган сөтнең тушлаем күләме - көненә 2,1 мең кг. Комплекс заманча җиһазланган. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеенда булды һәм музей директоры - Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы Галиев белән очрашты. Президент музей экспозициясен югары бәяләде һәм бүләк итеп музыкаль инструмент - гөслә тапшырды.

Балтач муниципаль район Советының отчет сессиясе Чепья авылында узды. Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады, җирле эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышты. 

 

Социаль-икътисади үсешнең төп нәтиҗәләре турында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сөйләде.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Балтач районы икътисадында авыл хуҗалыгы зур урын алып тора. Район сөт терлекчелеге буенча алдынгыларның берсе. Татарстан Республикасы Президенты районда кече һәм урта эшкуарлык үсешенең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. Район икътисадында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өлеше республикада иң югары. Балтач районында шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян фермер хуҗалыклары уңышлы гына эшләп килә.

Азакта Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. РФ Президенты Указы нигезендә күрсәткән батырлыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше өчен Бөек Ватан сугышы ветераны, Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» туган як музее директоры Гарифҗан Гали улы Галиев «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнде.

Терлекчелек өлкәсендә ирешкән югары күрсәткечләре һәм күпьеллык хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем «Смәел» авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина белән сыер саву операторы Хрисанова Таисия Николаевнага бирелде. Һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Таҗетдинов Равил Әсхәтдин улы бүләкләнде. Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы буенча укытучысы Габдуллина Гөлфия Рафаэль кызына бирелде. Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесенең ферма мөдире Иванов Геннадий Григорьевичка «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International