7 февральдә Урта Көшкет авыл клубы хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча "Сәламәтлекне юк итүче начар гадәтләр" ("Вредные привычки уносящие здоровье") дигән әңгәмә уздырды. Чараның максаты - яшьләрнең үз сәламәтлекләренә игътибарын көчәйтү, үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә зыян сала торган начар гадәтләрдән баш тартуга ярдәм итү. Чара башында яшьләр өчен презентация карау һәм әңгәмә оештырылды. Аннары чарада катнашучылар ике командага бүленеп интеллектуаль сорауларга җавап эзләделәр.