10 февраль көнне Чапшар авыл клубында тәмәке тартуга көрәш көне уңаеннан тәмәке һәм бүгенге замана фетнәсе - кальянның зыяны турында «Тәмәке - минем дошманым» дип исемләнгән профилактик чара үтте. Кальянның бүгенге коточкыч популярлыгы, ул бизнесның чәчәк атуы аяныч күренеш. Яшьләр бу ләззәтнең организмга ясаган тискәре йогынтысын белеп бетерми. Авылның участок фельдшеры Илзия апа яшьләргә һәм үсеп килүче буынга шул хакта һәм кальянның тәмәке тартуга караганда да ни дәрәҗәдә зыянлы булуын бик ныклап аңлатты.