«Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен тормышка ашыру кысаларында, агымдагы елның 6 һәм 13 февралендә Нөнәгәр фельдшер-акушерлык пунктында укулар үткәрелде, анда 4 социаль хезмәткәр һәм 11 авыру туганнарын караучы катнашты.
Нөнәгәр фельдшер-акушерлык пункты фельдшерлары Ләйсән Гәйфетдинова һәм Зәлидә Фәсхетдиновалар укучыларны авыруларны ничек дөрес карарга өйрәттеләр, шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырдылар. Укучыларга практикада кайбер медицина манипуляцияләрен күрсәттеләр.
Беренче кварталда Нөнәгәр авыл җирлегендә 6 дәрес үткәрү көтелә.