2020 елның 15 нче февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Р.Р., Балтач муниципаль районы авыл хужалыгы җитәкчесе Нәбиуллин Ф.Р катнашында «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте отчет җыелышы узды. Җыелышта җәмгыять рәисе, баш специалистлар, җәмгыять хезмәткәрләре, җәмәгать Советы рәисләре катнашты.
Көн тәртибендә каралды:
1. «Уңыш» ҖЧҖнең 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап.
2. Хуҗалыкның баш агрономы, баш инженеры, баш зоотехнигы, баш экономисты отчетлары.
3. Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитәкчесе Нәбиуллин Ф.Р. чыгышы.
4. Югары Субаш авыл җирлеге Советының 2019 елгы эшчәнлеге турында отчет.
Балтач район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы Балтач муниципаль районының 2019 нчы елгы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.