ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23 февраль көнне Шубан авылында Айзат Зариповның якты истәлегенә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Бу ярышлар инде берничә ел үткәрелә һәм матур традициягә әверелде.

24 февраль көнне Дорга авыл мәдәният йортында Сырья, Кургем, Кускем, Дорга авылларында яшәүчеләр белән иҗади очрашу булып узды. Бер ел элек кебек үк, очрашу шушы авылларда яшәүчеләрнең күпмилләтле мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә багышланган иде: Дорга һәм Сырья авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре башкаруында татар, удмурт, мари җырлары һәм биюләре башкарылды.

Һәр кешенең тормышында кыенлыклар очрый. Кемдер үз проблемаларын хәл итәргә көч таба, ә кемдер, җәмгыятьтә билгеләнгән нормаларны һәм кагыйдәләрне бозып, катлаулы хәлләрдән чыгу юлын гади, әмма куркыныч юллар белән чишәргә омтыла.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 26 февраль көнне, Карадуган авылында мәшһүр шәхес Бакый Зыятдиновка багышланган мәртәбәле, күркәм кичә узды. Бирегә Бакый аганың гаиләсе, туганнары, дуслары чакырылды. Искә алу кичәсе бик матур узды, Бакый Зыятдинов яраткан җырлар еш яңгырады.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23 февраль көнне Балтач бистәсендә хатын-кызлар арасында хоккей ярышы узды. Боз мәйданчыгында өч команда очрашты.

2020 елнын 19 февраль көнне Шеңшеңәр авыл җирлегендә тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырылды.

Начар метеорологик күренешләр: 27 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә: юлларда көчле бозлавык, урыны белән томан, иртән һәм көндез бозлавык.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы - коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы»конкурсларын үткәрә.

2020 елның 22 февралендә Балтач бистәсенең «Сабантуй» ял паркында авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре арасында Ватанны саклаучылар көненә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган өч төрле спорт ярышы узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын 5-10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм дүрт юнәлеш буенча «АгроНТИ – 2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International