24 февраль көнне Дорга авыл мәдәният йортында Сырья, Кургем, Кускем, Дорга авылларында яшәүчеләр белән иҗади очрашу булып узды. Бер ел элек кебек үк, очрашу шушы авылларда яшәүчеләрнең күпмилләтле мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә багышланган иде: Дорга һәм Сырья авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре башкаруында татар, удмурт, мари җырлары һәм биюләре башкарылды.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Алексеевның автор җырлары, Полина Поликарпованың шигырьләре яңгырады. Маэстро Николай Плотников скрипкада борынгы удмурт көйләрен яңгыратты.
Ветераннар өчен очрашу «Балкыш» район конкурсы алдыннан үзенә күрә генераль репетиция булды. Шакаев Герман Иванович халык биюләрендә үз осталыкларын курсәтте, аңа кушылып керәшен, татар, мари һәм удмурт әбиләре дә биеде. Бәйрәм өстәле артында күңелле җырлар яңгырады. Ә өстәлләр милли ашлардан сыгылып торды.