23 февраль көнне Шубан авылында Айзат Зариповның якты истәлегенә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Бу ярышлар инде берничә ел үткәрелә һәм матур традициягә әверелде. Ярышны оештыручылар - хоккей яратучы яшьләр. Айзат Зарипов бик иртә вафат була. Ул хоккейны бик яратты.
Барлыгы 4 команда - Шубан авылыннан 2 команда, Арча шәһәре командасы һәм Субаш авылы командасы катнашты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык уенчыларны һәм җанатарларны кайнар чәй һәм пылау белән сыйладылар.