Начар метеорологик күренешләр:
27 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә: юлларда көчле бозлавык, урыны белән томан, иртән һәм көндез бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 26 февраль 18 сәгатьтән 2020 елның 27 февраль 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән бераз кар. Иртән һәм көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, урыны белән томан, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -4...-7˚, иртәнгә кадәр -2..+1˚. Көндез һаваның максималь температурасы +1...+3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.