Һәр кешенең тормышында кыенлыклар очрый. Кемдер үз проблемаларын хәл итәргә көч таба, ә кемдер, җәмгыятьтә билгеләнгән нормаларны һәм кагыйдәләрне бозып, катлаулы хәлләрдән чыгу юлын гади, әмма куркыныч юллар белән чишәргә омтыла.
Бу яктан балигъ булмаганнар аеруча “йомшак”. Яшүсмер, ахыргача шәхес буларак формалашып җитмәгән зат буларак, үз-үзен начар тотуга китерә торган тискәре факторларның йогынтысына аеруча дучар була. Үсмер чакта шәхес формалашуның мөһим этабы тәмамлана һәм олыгая баручы үсмер алдына аның өчен бик мөһим булган үзен шәхес буларак аңлау һәм үзенең тормыш юлын, киләчәген сайлау проблемалары тулысынча килеп баса. Шул ук вакытта яшүсмернең үз-үзен девиант тотышында чагыла торган үз планнарын һәм ниятләрен тормышка ашыруда бәйсезлеккә һәм мөстәкыйльлеккә омтылуы котылгысыз күренеш.
Девиант тотыш - үз яшенә туры килә торган социаль нормаларны һәм микросоциаль мөнәсәбәтләр өчен хас булган үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозуга бәйле читкә тайпылу тәртибенең бер төре. Еш кына ул компенсация характерына ия. Барыннан да элек бу наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга кагыла. Алар ярдәмендә яшүсмерләр, аралашу җитмәүне тулыландыру һәм үз тәүсирләрен төрләндерү өчен, үзләренә карата туганнарының, якыннарының, яшьтәшләренең игътибары кытлыгын компенсацияләргә омтыла. Димәк, бу үз-үзеңне тоту төрен тәртипсез (антидисциплинар) дип атарга була.
Балигъ булмаганнарның үз-үзләрен девиант тотышына китерә торган түбәндәге төп факторларны аерып чыгарырга мөмкин:
1. Биологик факторлар. Алар баланың социаль җайлашуын (адаптация) кыенлаштыра торган начар физик һәм анатомик үзенчәлекләр булу белән бәйле.
2. Балада психопатология яки аның аерым шәхси сыйфатларының һәм характер сыйфатларының акцентуациясе (чамадан тыш көчәюе) булуны кертеп, психологик факторлар. Бу тайпылышлар нерв-психик авыруларда, психопатиядә, неврастиядә, нерв системасының ярсынуын арттыра торган һәм яшүсмернең адекват булмаган реакцияләрен китереп чыгара торган чик халәтләрендә чагыла.
3. Социаль-педагогик факторлар. Алар мәктәп, гаилә яки иҗтимагый тәрбиянең кимчелекләрендә (дефектларында) чагыла. Балачак чорында тискәре тәҗрибә туплау, шулай ук аның мәктәп белән элемтәсен өзүгә китерә торган баланың укуда уңышсызлыгы, баланы иртә социальләштерүдә читкә тайпылуның сәбәбе булып торган балалар үсешенең җенси һәм шәхси үзенчәлекләре мәктәп, гаилә яки иҗтимагый тәрбиянең нигезендә ята.
Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау проблемасы, шул исәптән кабат хокук бозган очракларда да, бозылган функцияләрне яңадан торгызуга, кимчелекне (дефектны) компенсацияләүгә, закон белән каршылыкның төрле формаларында булган балаларда һәм яшүсмерләрдә социаль тайпылышны компенсацияләүгә юнәлдерелгән оештыру-идарә итү, социаль-психологик, медицина һәм психологик-педагогик чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча зур һәм четрекле эш таләп итә.
Балигъ булмаганнарның девиант тотышын профилактикалау системасын үстерү һәм камилләштерү актуальлеге бәхәссез һәм хәзерге заман шартларында бик кирәк.
Имин булмаган гаиләләр белән эшләгәндә әлеге гаиләләрне төзәтүгә, ир белән хатын, балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуын төзәтүгә, ярдәм итүгә һәм социаль озатып баруга юнәлдерелгән төрле технологияләр һәм ысуллар кулланыла.
Балигъ булмаганнарның хокукка каршы үз-үзләрен тотышын профилактикалауның максаты - аның нәтиҗәләре белән - яшүсмернең конкрет хокук бозуында яки үз-үзен җинаятьчел тотышында чагыла торган девиация нәтиҗәсе белән көрәшү түгел, ә мондый тәртипне барлыкка китерүче шартларны һәм факторларны бетерү. Хокук бозучы балага карата профилактик һәм тәрбия чараларын гамәлгә ашыру - бөтен җәмгыятебезнең бурычы. Аны хәл итү балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау субъектларының, иҗтимагый оешмаларның, массакүләм мәгълүмат чараларының, гаилә-балалар өлкәсендәге проблемалар белән шөгыльләнүче башка институтларның эшенең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры бәйле.