2020 елның 22 февралендә Балтач бистәсенең «Сабантуй» ял паркында авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре арасында Ватанны саклаучылар көненә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган өч төрле спорт ярышы узды.
Өч төр ярыш программасы:
- Чаңгы ярышлары
- Пневматик коралдан ату
- Граната ыргыту
Барлык катнашучыларны Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов сәламләде һәм котлады.