ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 24-25 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында «Әйдә шаяРТ» Республика КВН фестивалендә катнашу өчен командалар сайлап алу өчен белем бирү семинары оештырды. КВН уеннары яшьләрне берләштерү һәм иҗади аралашу мөхите булдыру максатыннан үткәрелде.

2020 елның 19 февралендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ башлыгы Хадеева Лилия Мөхәммәд кызы, шулай ук Балтач гимназиясе активистлары белән берлектә «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» акциясе үткәрделәр. Әлеге акция Балтач үзәк урамында буклетлар һәм яктылык кайтаргыч тасмалар таратудан гыйбарәт иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.

Татар халкы гомер-гомергә атларга мәхәббәт белән караган. Ат кешегә җир сөрүдә дә, транспорт чарасы буларак та ярдәм иткән. Татарларда «АТ ҖЕНЕ КАГЫЛГАН» дигән гыйбарә бар. Бу сүзләр акыллы, мәрхәмәтле, турылыклы җан ияләреннән башка яши алмаган кешеләр турында әйтелә.

Начар метеорологик күренешләр: 27 февральдә кич, төнлә-28 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, көндез 28 февральдә көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-17 м/c кадәр.

Чапшар авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Дагестан республикасының Унцульский районында "кайнар ноктада" үз теләге белән барып хезмәт итеп кайткан батыр егет Руслан Шамил улы Габделхаков, Мурманск өлкәсендә зур мактауларга ирешеп хезмәт иткән егет Нияз Ризванов, өлкән ветеран солдатларның берсе - 1971 елда Орловка шәһәренә хезмәткә алынган Гаязов Фәргать, чик буйларын саклаган Валиев Котдүс, Галимуллин Рөстәм белән очрашу-кичә узды.

20 февраль көнне Бөек Ватан сугышында Җинунең 75 еллыгы унаеннан Б.Сәрдегәне авылында бердәнбер тыл ветераны - Зиганшин Гәрәфетдин абыйга юбилей медале тапшырылды.

22 февраль көнне Кенәбаш авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ир-егетләр - ил күрке" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Концертта ялгыз, парлы, күмәк җырлар, нәфис сүз осталары, биючеләр, төрле уен коралларындагы чыгышлар ир-егетләр хөрмәтенә башкарылып, бәйрәм барлык тамашачыларга да күтәренке кәеф бүләк итте. 

21 февраль көнне Кенәбаш авылы клубында Халыкара туган тел көне уңаеннан туган телне белүчеләр темасына викторина уздырылды. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Туган телләрендә үзләренең яраткан шагыйрьләре белән таныштырып, шигырьләрен дә сөйләп үттеләр.

22 февраль көнне «Балтач» универсаль спорт залында Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Көрәш буенча район беренчелеге булып узды. Батыр исеме өчен 90нан артык бала көрәште. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International