Алмаз Нотфуллин истәлегенә район беренчелеге буенча көрәш ярышы

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

22 февраль көнне «Балтач» универсаль спорт залында Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Көрәш буенча район беренчелеге булып узды. Батыр исеме өчен 90нан артык бала көрәште. 

Ярышлар Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, районның милли татар-башкорт көрәше федерациясе рәисе Фәрит Габделбәр улы Әхмәдиев, ярышларның иганәчесе Илназ Алмаз улы Нотфуллин һәм ярышларның баш хөкемдары Нурфат Котдус улы Шәфигуллинның тантаналы сүзләреннән башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International