22 февраль көнне Кенәбаш авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ир-егетләр - ил күрке" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Концертта ялгыз, парлы, күмәк җырлар, нәфис сүз осталары, биючеләр, төрле уен коралларындагы чыгышлар ир-егетләр хөрмәтенә башкарылып, бәйрәм барлык тамашачыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.