Чапшар авыл клубында очрашу - кичә узды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле абруйлы саналган. Япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.

Чапшар авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Дагестан республикасының Унцульский районында “кайнар ноктада” үз теләге белән барып хезмәт итеп кайткан батыр егет Руслан Шамил улы Габделхаков, Мурманск өлкәсендә зур мактауларга ирешеп хезмәт иткән егет Нияз Ризванов, өлкән ветеран солдатларның берсе - 1971 елда Орловка шәһәренә хезмәткә алынган Гаязов Фәргать, чик буйларын саклаган Валиев Котдүс, Галимуллин Рөстәм белән очрашу-кичә узды.

Кыю егетләр үзләренең нинди авырлыкларга тап булганнарын, онытылмас булып күңелләрендә уелып калган вакыйгалар белән уртаклаштылар. Ветеран солдатларның үз куллары белән эшләгән альбомнары белән танышу балалар өчен бик кызыклы булды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә уеннар уйнап көч сынаштылар, кызлар кунакларга музыкаль сәламнәрен җиткерделәр. Бик рәхәт, җанлы бәйрәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International