Начар метеорологик күренешләр: 27 февральдә кич, төнлә-28 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, көндез 28 февральдә көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-17 м/c кадәр.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 27 февраль 18 сәгатьтән 2020 елның 28 февраль 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы. Вакыт-вакыт юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр була. Урыны белән томан. Җил көньяктан 7-12 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 17 м/с ка кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы 0...+3˚, көндез максималь һава температурасы +2.. +6˚. Юлларда урыны белән бозлавык.