Хатын-кызлар командалары арасында хоккей

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23 февраль көнне Балтач бистәсендә хатын-кызлар арасында хоккей ярышы узды. Боз мәйданчыгында өч команда очрашты.

1 урын - Салавыч
2 урын - Түнтәр
3 урын - Субаш
Иң яхшы һөҗүмче - Таңсылу Гыймадидинова (Түнтәр), иң яхшы капкачы дип Илүзә Зәкиева (Субаш) танылды, турнирның иң яхшы уенчысы дип Фирдия Гарипова (Салавыч) танылды. 

Чараның иң күңелле өлеше бүләкләү тантанасы булды. Көчле алкышлар астында ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга кубок, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International