ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

2020 елның 9 июлендә Пыжмара авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәликә Дәүләтшина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

10 июль 18 сәгатьтән 11 июль 06 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

Мельничная авылында үзара салым акчасына зиратны коймалау өчен материаллар сатып алынды. Коймалар куюны авыл халкы башкарды, өмә оештырылды. ​

7 июльдә Балтач районында эшлекле сәфәр белән Шакиров Фаяз Фәнил улы булып китте. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары вазыйфасын били һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы булып тора. Фаяз Фәнил улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы белән берлектә, Балтач районы өстеннән очып узды. 

Румия Сәйфуллина. "Яшьлек хыялым тормышка ашты" Акчарлак №26, 02.07.2020 ел.

2020 елның 8 июлендә «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркы спорт мәйданчыгында «33» дип аталган спорт уены үткәрде.

2020 елның 14 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Прокурорының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Milknews мәгълүмат агентлыгы “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә “Россиядән Кытайга сөт продукциясе экспортлауны үстерү. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр шартларында Россия – Кытай экспорт коридоры буенча экспорт логистикасына ярдәм итү чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы» музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы Галиевка сугыш һәм тыл ветераннары портретлары белән эшләнгән «Победа одна на всех» дигән китап бүләк итте.

Консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International