8 июль көнне Чепья авылында «Карадуган» үргән мебель әйберләре фабрикасы базасында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы рәислегендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезләр статусында торучылар белән очрашу узды.
Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.
Кичә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.
Җәй башыннан бирле армиягә егетләр озатабыз. Быелгы язгы чакырылышта армиягә алынган 40 егетебез Ватан сагында торачак. 8 июль көнне янә 11 райондашыбыз армиягә китте.
Райондашларыбыз Владимир һәм Татьяна Ишмурзиннар гаиләсе иң бәхетле мизгелләр кичерәләр. Ишмурзиннар гаиләсе хәзер күп балалы гаилә статусына лаек.
8 июльдә «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре «Сабантуй» ял паркында квест стилендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрделәр.
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре барлык теләүчеләрне «Барысы да гаиләдән башлана» акциясендә катнашырга чакыра.
Бүгенге күркәм бәйрәм көнендә 69 ел бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап калган сугыш ветераннары Гыйльметдин абый һәм Җәвирә апа Хәбибуллиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.