Рөстәм Миңнеханов Балтач районыннан Зыятдиновлар гаиләсенә «Ата-ана даны» орден медале тапшырды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда 40 меңләп күп балалы гаилә яши. Ел саен өченче һәм аннан соңгы балалары дөньяга килүче гаиләләр саны арта. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бу тенденцияне саклап калырга кирәк.

«Бүген республикада дистәләгән мөһим социаль программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Һәркем өчен мөмкин булган торак төзелә, бала тудыру үзәкләре ачыла, балалар бакчалары һәм мәктәпләр корыла, гаилә спорты, ял итү инфраструктурасы үсә» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика балалар туу саны буенча Идел буе федераль округында алда бара.

«Менә шундый гаиләләрдә балалар тәрбияле, талантлы һәм акыллы булып үсәләр. Без хәзерге Татарстанның бүгенгесенә һәм киләчәгенә ышанабыз. Бу бәйрәм көнендә республиканың һәр гаиләсенә нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм гаилә бәхете телим» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары дәүләт бүләкләре тапшырылды. Гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге казанышлары өчен «Ата-ана даны» орден медале белән Балтач районыннан биш балалы Булат һәм Фирая Зыятдиновлар гаиләсе бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International