ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының беренче илкүләм конкурсына йомгаклар ясау тантанасы узды. 7 номинация буенча брендларның перспективалылыгын һәм потенциалын эксперт конкурс комиссиясе бәяләде, ә «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңүчеләрне 2020 елның 19 ноябреннән 2 декабренә кадәр узган бөтенхалык тавыш бирүендә халык билгеләде, тавыш бирүдә миллионнан артык кеше катнашты!

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россиятәмнәре

7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елда Татарстан авылларында 500дән артык объект төзекләндерелде. Бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Программа кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү чараларына 791,8 млн. сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән федераль бюджеттан – 459,2 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 332,6 млн. сум. Моннан тыш, муниципаль районнар тарафыннан 11,3 млн.сум бирелгән, бюджеттан тыш чыганаклардан 347,2 млн. сум акча җәлеп ителгән.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

25
август, 2020 ел
сишәмбе

2 сентябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булачак, анда ведомствоның 2019 елгы эш нәтиҗәләре каралачак һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнәчәк.

 

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә уздырды.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Milknews мәгълүмат агентлыгы “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә “Россиядән Кытайга сөт продукциясе экспортлауны үстерү. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр шартларында Россия – Кытай экспорт коридоры буенча экспорт логистикасына ярдәм итү чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Кичә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе һәм эре челтәр корпорацияләре өчен кадрлар әзерләү һәм мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

16 июнь Питрәч районында ачык һавада терлекчелек буенча беренче зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International