16 июнь Питрәч районында ачык һавада терлекчелек буенча беренче зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Чарага Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче, Биектау районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре җыелды.
Чараны ачып, Марат Җәббаров, бу - алдынгы технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру буенча беренче зона семинары. Шундый ук чаралар 19 июньдә - Тукай, 23 июньдә - Ютазы, 25 июньдә - Апас, 30 июньдә Чистай районнарында булыр дип көтелә, дип билгеләп үтте. Кызыксынучы затлар аларда катнаша һәм үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат ала алалар.
Продуктив терлекчелек өчен азык әзерләү мәсьәләләре турында министр урынбасары Ленар Гарипов җентекләп сөйләде, бутонлашу фазасында азык культураларын әзерләүнең мөһимлегенә басым ясады. «Сыйфатлы азык әзерләү һәм баланслы тукландыру - табыш китерә торган терлекчелекнең нигезе», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
“6 айга бозау 200 кг авырлыкта булырга тиеш", - дип башлады үз чыгышын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, чөнки нәкъ менә шул шартта терлекнең алга таба продуктивлыгы арта. Ул шулай ук яшь терлекләрне ашатканда престартер һәм угыз сөте куллану, бозауларны мәҗбүри имунопрофилактикалау, транзит төркемен тукландыру технологияләре мәсьәләләре турында җентекләп сөйләде һәм терлекләр үлүдә хуҗалыкларның типик хаталарын һәм аларны оптималь хәл итү юлларын атады.
“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов ясалма орлыкландыруның өстенлекләренә игътибар юнәлтте. Хәзер Татарстанда эре мөгезле терлекләрнең 88 %ы шул ысул белән орлыкландырыла, шулай ук җенесләре буенча аерылган орлык куллануның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында сөйләде, бу исә бозаулар тууны 90 %ка җиткерергә мөмкинлек бирә.
Семинарда катнашучылар белән кара-каршы әңгәмә форматында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин терлекчелекне цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Татарстанда терлекләрне Бердәм идентификацияләүне кертү турында сөйләгәндә, ул, Арча һәм Балтач районнарыннан тыш, башка районнарның да программада катнашырга теләк белдерүләре турында әйтеп узды. Шулай ук Нияз Хәлиуллин семинарда катнашучылар белән уңышлы терлекчелекнең тукландыру, генетика һәм ишәйтү кебек, исәпкә алу һәм идарә итү системаларына тыгыз бәйле булган мөһим аспектлары, шулай ук моның өчен иң нәтиҗәле программа продуктлары турында фикер алышты.
Чара «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖенең терлекчелек комплексы эшен өйрәнү белән тәмамланды. 2019 ел нәтиҗәләре буенча биредә 10100 тонна сөт җитештерелгән, бер сыердан 7370 кг сөт алынган. Быел агрофирма үз уңышларын ныгыта, 5 айда 468 тонна сөт савылган (узган елга карата 132%), бер сыерга 3331 кг (124%). Хуҗалыкта тәүлеклек уртача үсеш арта, терлекләрне тоту өчен яңа биналар төзелә, терлекләрнең баш саны арта, бүгенге көндә биредә 4100 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә.