6 май - Милли радио һәм матбугат көне. Нурма мәктәбенең радио һәм матбугат үзәге эшчәнлеге Татарстан Республикасында югары бәяләнде һәм дәрәҗәле «Ялкын»патриотик фестивалендә III урынга лаек булды.
Диләрә Мозакировнаны, Гөлшат Сәмигулловнаны, Роза Рәфис кызын һәм мәктәп медиаүзәге эшчәнлегендә актив катнашкан барлык укучыларны һәм укытучыларны уртак уңышлары белән котлыйбыз.
Балаларның, укучыларның һәм ата-аналарның ныклы бердәмлегенә киләчәктә дә җиңүләр телибез!