Яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр форумы узды! 

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

«Балтач Арена» боз сараенда яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр форумы булып узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов чыгыш ясап, яшьләргә авылда мөмкинлекләрнең күп булуына, киләчәкнең нәкъ менә алар кулында икәнлегенә игътибар юнәлтте.

Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм  Заһидуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов яшьләрне авылга тартуның төп бурыч булуын ассызыклап, яңа мөмкинлекләр һәм дәүләт программалары ,төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белгече Гөлнара Хөсәенова һәм яшьләр бүлеге белгече Айсылу Нуриева яшь гаиләләргә каралган максатчан программалар белән таныштырдылар. Профсоюз оешмалары советы җитәкчесе Резеда Гаязова яшьләрне профсоюзга кушылырга чакырды һәм берләшмәнең өстенлекләренә тукталды.

Фикер алышулар "Балтач Арена" бозында күңелле аралашу һәм ял белән дәвам итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International