«Карадуган» үргән мебель әйберләре фабрикасы базасында эшсезләр статусында торучылар белән очрашу

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

8 июль көнне Чепья авылында «Карадуган» үргән мебель әйберләре фабрикасы базасында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы рәислегендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезләр статусында торучылар белән очрашу узды.

Очрашуда Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренчесе урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, икътисад бүлеге җитәкчесе Галимҗанов Фәнис Фәргать улы, «Карадуган» үргән мебель әйберләре фабрикасы җитәкчесе Мустаев Артур Ратнер улы һәм Балтач районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Нургалиев Алмаз Ришат улы катнашты.

2018 елдан  «Карадуган» үргән мебель әйберләре фабрикасы ротанг чималыннан мебель җитештерү белән шөгыльләнә башлады. Яңа эш урыннары булдыру сәбәпле, эшсезләр статусында торучыларга эш урыннары тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International