8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре барлык теләүчеләрне «Барысы да гаиләдән башлана» акциясендә катнашырга чакыра.
Акция кысаларында #укыйторгангаилә онлайн-флешмобы («Гаилә белән укуга - безнең хөрмәт» видеороликлар конкурсы), «Әти, әни, мин - китап укучы гаилә» фотоконкурсы, шулай ук «Гаилә бәхете баскычлары» исемле китаплар күргәзмәсе оештыралачак.